Татарстанда чүп үләннәрен үрчетеп ятучыларга 700 меңгә кадәр штраф яный

Җир кишәрлекләре хуҗаларына хәтәр чүп үләннәрне юк итү бурычын йөкләгән федераль закон 1 марттан үз көченә керде.

Аны үтәмәгән өчен зур күләмдә штрафлар һәм хәтта кишәрлектән мәхрүм калу куркынычы яный. КФУ профессоры Эльмира Нигъмәтуллина “KazanFirst” хәбәрчесенә шул хакта сөйләпгән.

Законда “чүп үләннәрнең хәтәр төрләре” бик төгәл аңлатылган. Аларга экологиягә, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм икътисадка куркыныч белән янаган үләннәр керә. Мондый үсемлекләр исемлеген һәр төбәк мөстәкыйль раслый.

Татарстанда аңа Сосновский балтырганы һәм “Америка өрәңгесе” (Американский клен, фәнчә атамасы – клен ясенелистный) кертелгән.

1 сентябрьдән урманнарда юк ителергә тиешле “Рослесхоз” исемлеге үз көченә керәчәк. Анда шулай ук балтырган һәм Америка өрәңгесе, Идел буе федераль округында – әле тагын золотарник гигантский һәм канадский урын алган. Хәтәр үсемлекләрне юк итү чараларын күрмәүчеләргә штрафлар каралган: гади кешегә – 20-50 мең сум, вазыйфаи затларга – 50-100 мең сум, оешмаларга – 400-700 мең сум күләмендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.