Нутрициолог ураза вакытында хөрмәне атланмай белән ашарга киңәш итте

Рамазан аенда туклануга бәйле әңгәмә вакытында нутрициолог Чулпан Мөслихова хөрмә белән суның файдасы турында әйтте.

«Су күптөрле функция үти: кан әйләнешендә катнаша, тиренең яңаруында, тән температурасын нормалаштыруда, токсиннарны чыгаруда, энергия алмашында катнаша. Хөрмә ул – углевод, аның гликемик индексы да югары, шуңа ул тиз энергия бирә, ләкин ул энергия озакка җитми. Ә менә бу файдалы җимешне атланмай яисә сары май белән бергә ашасагыз, аның файдасы күпкә артыграк булачак. Чөнки майлар җимештәге шикәрне тиз генә канга сеңдерми, энергияне һәм туклыклылыкны озаккарак сузачак», – диде ул.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.