“Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 117 ветеран берьюлы ике төрле пенсия ала. Бу хакта Россия Социаль фондының республика бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә”, — дип яза “Татар-информ”.
Аңлатылганча, сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары картлык буенча да, инвалидлык буенча да пенсия алу хокукына ия. Бүгенге көндә әлеге категория гражданнар өчен ике пенсиянең уртача күләме 63 мең сумнан артып китә.
Моннан тыш, ветераннар өчен өстәмә түләүләр дә каралган. Аерым алганда, Россия Президентының 2019нчы елның 24нче апрелендәге указы нигезендә, алар ел саен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча ала.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына ай саен акчалата түләү дә билгеләнгән: сугышта катнашучылар өчен ул 6595,78 сум, ә сугыш инвалидлары өчен 8794,41 сум тәшкил итә. Моннан тыш, әлеге категория вәкилләренә ай саен 1000 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм дә каралган.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, ветераннарга ярдәм күрсәтү дәүләтнең мөһим бурычы булып кала.
Хәзерге вакытта Татарстанда 92 фронтовик, 5,3 меңнән артык тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның меңнән артык тол хатыны яши.
Чыганак “Татар-информ”.
фото: татар-информ