Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Бүген Татарстанда антициклон урнашу сәбәпле, температураның түбәнәюе көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак.

-15..-20 градуслы төнге салкыннан соң, көндез Татарстан буенча -11...-16 градус булуы көтелә.

Иртәгә, 7 февральдә, республикада кабат кар явачак. Яртыдан алып бер айлык нормага кадар явым-төшем көтеләз.