Район юллары яңара: кайсы участокларда эшләр бара?

Район юллары яңара: кайсы участокларда эшләр бара?

2026 елда Кукмара районында юл инфраструктурасын яңарту эшләре дәвам итәчәк. Эшләр район халкы өчен транспорт хәрәкәтенең иминлеген һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Юлларның төзеклеге – халык иминлеге нигезе. Районда автомобиль юлларын яңарту, төзекләндерү һәм карап тоту эшләре планлы рәвештә алып барыла. Юл өслеген ремонтлау, чокырларны ямау, юл читләрен тәртипкә китерү кебек хезмәтләр хәрәкәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

“Татавтодор” җәмгыяте “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогының җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе урынбасары Камил Әхмәтов сүзләренә караганда, быел учас­ток хезмәткәрләре эшне алты объект­та алып бара.

Өлге-Нырты совхозы автоюлында узган ел капиталь ремонт эшләре башланып, юлның ике чакрым өлеше тулысынча яңартылган иде. Быел исә тагын ике чакрымы тиешле тәртипкә китереләчәк.

Түбән Шәмәрдән-Югары Шәмәрдән автоюлында реконструкция ясау ике этапта башкарыла. Быел 0,971 чак­рым озынлыктагы участокта эш алып барылачак.

Өлге-Иске Юмья юлына да капиталь ремонт ясала. 5,048 чакрым булган юлның быел 1,380 чакрым өлеше төзекләндереләчәк.

Сәрдекбаш-Лельвиж-Югары Чура автоюлы да капиталь ремонтка кертелгән. Биредә 1,280 чакрым юл яңартылачак.

Мамадыш-Кукмара-Түбән Үрәс-Танькино автоюлының 3,100 чакрым өлешендә реконструкция эшләре башкарылачак.

Балтач-Шәмәрдән-Вахит-Янил юлының 1,680 чакрым участогында ремонт үткәреләчәк.

– Барлык төзелеш һәм төзекләндерү эшләре республика, федераль программалар буенча алып барыла. Юл төзелеше хезмәткәрләре иң элек юл өслеген тиешле таләпләргә туры китереп тигезли, ныгыта, кайбер кишәрлекләрне кисеп алып, өстәмә балчык сала, асфальт түшәү өчен нигезен әзерләү эшләрен башкара. Һәр объектта эш сыйфатына аерым игътибар бирелә, чөнки юлларның озак вакыт хезмәт итүе нигезнең дөрес әзерләнүенә бәйле, – ди Камил Әхмәтов. – Эш барышында заманча техника һәм махсус җиһазлар кулланыла. Юл өслеген тигезләү, вак таш һәм ком катнашмасы җәю, асфальт түшәргә нигез әзерләү кебек эшләр этаплап башкарыла. Шулай ук юл читләрен тәртипкә китерү, су агызу канауларын чистарту һәм юл билгеләре урнаштыру да каралган. Эшләр билгеләнгән вакытта төгәлләнергә тиеш. Юл төзелеше вакытында куркынычсызлык таләпләренә аеруча зур игътибар бирелә.

Узган ел “Капиталь ремонт” программасы буенча Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлында зур күләмле эшләр башкарылган иде. Ул вакытта төзекләндерүне “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре алып барды. Биредә 3,5 чакрым юл яңадан сүтеп җыелды дисәк тә ялгыш булмас: таулы, калкулыклы урыннар тигезләнде, асфальт түшәлде, барлык эшләр дә Халыкара дәүләт стандартлары таләпләренә туры китерелде. Быел исә әлеге участокта ремонтның икенче этабы алып барыла. 1,3 чакрым юл учас­тогы – Балтач районара юл-төзелеш идарәсе хезмәткәрләре карамагында.

– Без хезмәткә апрель ахырларында керештек. Иң элек иске асфальт җыеп алынды, аның урынына беренче кат яңасы җәелде. Төзекләндерү эшләре оешкан төстә, график нигезендә алып барыла, материаллар белән дә проб­лемалар туганы юк: һәр кирәк-ярак вакытында кайта, – ди идарә вәкиле Рафаэль Бәйрәмов. – Биредә хезмәт кую­чы егетләрнең барысы да тәҗрибәле, кайберләренең эш стажы хәтта 20 елдан артып китә. Хәзерге вакытта без су агу өчен улаклар урнаштыру белән мәшгульбез. Эшләрне июнь ахырына төгәлләргә планлаштырабыз.

Әлеге оешманың калган бригадалары Кәчимир, Түбән Үрәс авыллары янындагы юлларны төзекләндерә.

– Юл төзелеше, ремонт барышында транспорт йөртүчеләргә вакытлыча кыенлыклар туарга мөмкин. Шофёрлардан мондый урыннарны үткәндә тизлек режимын саклауларын һәм юл билгеләренә игътибар итүләрен сорыйбыз, – ди Рафаэль Бәйрәмов.