Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре яңа социаль ипотека буенча торак ала башлады

Татарстанда 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы старт алды

Программа гамәлдә булган дүрт ай эчендә 20 гаилә исәпкә баскан, аларның сигезе яңа торак алган инде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Программаны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов август аенда Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават күпере» торак районының ун еллыгын бәйрәм иткәндә белдерде. Программа махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча еллык 7% белән өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирәчәк.

«Махсу хәрби операциядә катнашучылар өчен ипотека – мөһим адреслы юнәлеш. 2026 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен программалар мөһим сегмент булачак. Бу ярдәм чарасы гына түгел, ә сатып алучыларның түләүгә сәләтле яңа катламын формалаштыру», – дип билгеләп үтте «Флэт» компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Екатерина Булатова «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Программаны Татарстанның күп кенә иҗтимагый һәм ветеран оешмалары хуплады. Россия Герое Рәсим Баксиков аның сугышчылар өчен мөһимлеген, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм «Җиңү хакына! Казан» волонтёрлык хәрәкәте җитәкчесе Евгения Коцарь аның махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен әһәмиятен ассызыклады, ә ТР буенча Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов аны чын ярдәм дип атады.

Чыганак: «Татар-информ»