Бер кеше зыян күрде.
Кичә Чаллының 10 катлы 23/10 Д йортының коридорында янгын чыкты. Янгын бишенче һәм алтынчы катлар арасындагы 12 кв метр мәйдандагы җиһазларны һәм әйберләрне чолгап алды.
Коткаручылар төтенле зонадан маска киеп 10 кешене чыгардылар. 1978 елгы хатын-кызның кулы пеште. Ул хастаханәдә ятудан баш тартты.
Якынча мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын дөрес монтажламаудан һәм дөрес файдаланмаудан килеп чыккан.
Фото РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсеннән алынды.