Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 791 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Ростов, Рязань, Тамбов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләрендә, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолёт тибындагы 791 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән», — диелә ведомство хәбәрендә.